Татарстан нәзарәте Габделхак хәзрәт Саматов турында фильм төшерә

24 гыйнвар 2017 ел 11:38
Татарстан нәзарәте Габделхак хәзрәт Саматов турында фильм төшерә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте XX гасыр азагы— XXI гасыр башы танылган дин әһеле, беренче казый Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган фильм эшләүгә кереште.

Бүген, 24 гыйнварда, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бу хакта журналистлар белән аралашканда сөйләде. Ул “Минарет” журналы редакторы булып эшләгән вакытларында ук, Габделхак хәзрәтнең хезмәтләрен тәрҗемә итүләре хакында әйтте. Габделхак хәзрәтнең Исламны үстерүдә роле зур булуны билгеләп үтте. Фильмда олы хөрмәткә ия шәхес турында сүз барачагын ассызыклады.

Мәгълүм булганча, һәр елны ТР МДН тарафыннан “Саматов укулары” уздырылып килә. Әлеге фәнни-гамәли конференция татар дин әһелләренең совет чорында һәм үзгәртеп кору елларында дин һәм халык өчен куйган хезмәтләрен барлау өчен уздырыла.

Фильм төшерү бу эшне дәвам итү булып тора.

Мәгълүм булганча, Габделхак хәзрәт Татарстан суверенитет алгач беренче дини җитәкче була, республиканың баш мөхтәсибе итеп сайлана. Бу вазыйфаны 1994 елга кадәр башкара. Татарстан мөселманнары лидеры булып таныла, Татарстан Республикасының баш мөхтәсибәт идарәсен җитәкли. Шуны да әйтергә кирәк, нәкъ менә Габделхак хәзрәт Казан Кремлендә Сөембикә манарасы янында халык белән дога кылуларны оештыра, иҗтимагый тормыштан да читтә калмый. Әйтик, республика җитәкчелегенә татар теле алфавитын кириллицадан гарәп хәрефләренә күчерергә сорап мөрәҗәгать итә.

Габделхак хәзрәт күп сандагы китаплар авторы һәм Әҗем мәчете бастырган халык арасында киң таралган дини басмалар редакторы. Ул оста вәгазьче, мәртәбәле, көчле рухлы шәхес буларак билгеле дин әһеле.

1998 елда баш казый булып сайлана. Әлеге югары дини вазыйфаны башкарып, татар халкына дини кыйммәтләрне аңлатуга зур өлеш кертә. Безнең җирлеккә хас дини-рухи байлыкны җиткерә. Күп сандагы сорауларга җавап биреп, дингә кагылышлы зур күләмле мирас калдыра. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы