Гаилә институтын саклау буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү максатыннан Казанның Гаилә мәчете Татарстан Республикасы Диния нәзарәте белән берлектә түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрә.
Чарада гражданлык җәмгыяте институтларының уртак эш формаларын һәм алымнарын барлау; гаилә таркалуга китергән сәбәпләрне булдырмый калу буенча тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла. Татарстанда гаиләләрнең хәле буенча статистика мәгълүматларына, күпконфессияле мегаполиста гаилә мәсьәләләренә багышланган чыгышлар тыңланачак. Түгәрәк өстәл сөйләшүен Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.
Чарага дини һәм дөньяви институтлар җитәкчеләрен, журналистларны чакырабыз. Чыгыш ясарга теләүчеләрдән 24 гыйнварга кадәр naubahar67@list.ru адресына заявка көтәбез.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт
Үткәрү вакыты: 25 гыйнвар, иртәнге сәгать 10.