“Азан” радиосы студиясендә шәех Хәсән Хадия тулы Коръәнне яздыра башлады. Аллаһ боерса, ике айдан мөселман кардәшләребез кулында сыйфатлы итеп яздырылган тулы Коръәннең аудио җыентыгы булачак.
Исегезгә төшерик: "Азан" радиосы тавыш яздыру студиясендә беренчеләрдән булып тулы Коръәнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яздырган иде. Әлеге җыентыкны "Хозур" нәшрият йорты кибетләреннән алырга мөмкин.