Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан быелгы 2017 ел күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Баруди елы дип игълан ителде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Татарстан – яна гасыр» каналының "Татарлар" тапшыруында шул хакта сөйләде.
Бөек галимебез Галимҗан хәзрәт Барудиның тормыш юлы һәм аның хезмәтләре белән таныштырды. Бу тапшыру 27 гыйнварь көнне сәгать 20:05тә «Татарстан – яна гасыр» каналында күрсәтеләчәк.