Аксубай районы мәчетләренә районның “Авыл таңнары” газетасы килә башлады. Мәчетләргә әлеге бүләкне ОАО "Татнефтепром-Зюзеевнефть" генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Яһүдин Шамил Габделхәй улы бүләк итте.
“Авыл таңнары” газетасы белән Аксубай районы мөхтәсибәте арасында хезмәттәшлек корылган, райондагы мөселманнар тормышы турындагы язмалар әлеге газетада бастырылып бара. Шуңа да мәчетләргә һәм мәхәллә халкына әлеге газета килү бик файдалы.
ТР МДН көньяк өлеше казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров мәчетләргә шундый зур бүләк ясаганы өчен Шамил Габделхәй улына рәхмәтләрен җиткерә.