Биектау районының Ямаширмә авылы мәктәбендә күренекле татар дин әһеле, мәгърифәтче Галимҗан Барудига багышланган беренче республика фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциягә республиканың төрле мәктәпләреннән укучылар, укытучылар җыелган иде.
Әлеге чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Ниях хәзрәт Сабиров катнашты, мөфти исеменнән сәламнәр җиткерде. Шулай ук ул, нәзарәт тарафыннан агымдагы елның Г.Баруди елы буларак үтүен әйтте, аның хезмәтләре белән таныштырды. Әлеге мәктәп китапханәсенә “Иман” нәшрияты чыгарган китаплар бүләк итте.