Узган атнада Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренең кышкы сессиясе тәмамланды.
Мәдрәсәбездә күп еллардан килгән күркәм гадәт бар. Республикабыз район-авылларыннан, Россиянең татарлар яшәгән чит төбәкләреннән шәкертләр сессиягә килгәч, күренекле шәхесләр белән очрашулар уза. Үз вакытында мондый очрашулар милләтебез зыялылары – күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин (1935-2012), танылган шагыйрь Разил Вәлиев, атаклы галимнәребез Яхъя Абдуллин (1920-2006), Мирза Мәхмүтов (1926-2008), Равил Үтәбай-Кәрими (1933-2005), Миркасыйм Госманов (1934-2010), Әнвәр Хәйри (1947-2014), Марсель Әхмәтҗанов, халкыбыз сандугачлары Илһам Шакиров, Миңгол Галиев белән узган иде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин белән узган очрашуда сүз ислам мәгарифенең хәзерге торышына бәя бирүдән башланды. Ул шулай ук быел озакламый бинасы төзелеп бетеп ачылырга ниятләнгән Болгар ислам академиясенең кирәклеге турында сөйләде. 2016 нчы ел ахырында ТР Фәннәр академиясе академигы булып сайланган Рәфыйк Мөхәммәтша улы шулай ук халкыбызда ислам фикере үсеше тарихына да тукталды. Аерым алганда, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәхим Утыз Имәни, Ризаэтдин Фәхретдин кебек олуг татар дин галимнәренең зур рухи мирасын өйрәнү, белү мөһимлеген ассызыклап, нотык тотты. 2017 нче елның Татарстанда Галимҗан Баруди елы дип билгеләнүе турында белдереп, шушы мәшһүр дин галименә багышлап узачак чаралар белән таныштырды. Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Россия ислам институты мөгаллимнәренең Сүрия дәүләтенә сәфәре барышында Шиһабетдин Мәрҗани мирасына карата чит җирләрдә игътибарның зур булуы белән танышып кайтулары турында җиткерде, татар дин галимнәре мирасының мөселман дөньясында киң кулланылышта булуын әйтте.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу да мәгълүмати яктан бик бай эчтәлекле булуы белән үзенчәлекле булды. Җәлил хәзрәт авылда имам-хатыйб булып эшләүнең кайбер нечкәлекләре хакында бәян кылды һәм диннең торышына бәя биргәндә нәкъ менә имамчылык итүченең шәхесенә карап бәя бирелүен ассызыклап үтте. Ул шулай ук динебездә мөһим булган дүрт кагыйдә белән таныштырды, Аллаһы яралткан бер мәхлукатны да сүкмәскә өндәде. Шулай ук бер-береңне гафу итүнең, күркәм холыклы, әдәпле булуның динебездә бик зур урын тотуына тукталды. Вәгазьләргә яхшылап әзерләнергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте һәм халык белән очрашу барышында сорауларга җавап бирер өчен күп кызыксынырга, күп яктан мәгълүматлы булырга кирәклегенә басым ясады.
12 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр белән очрашу узды. Әлеге очрашуның төп темасы буларак традицион ислам төшенчәсе каралды. Шулай ук үз чыгышында Рөстәм хәзрәт “Нәрсә ул иман?” дигән сорауга, “Иман һәм гамәлләр” мәсьәләсенә аңлатма бирде, бүгенге көндә Әбу Хәнифә мирасын өйрәнүнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Чөнки үз хезмәтләрендә Әбу Хәнифә күп тапкырлар беркемне дә тәкфирлектә гаепләмәскә, фикер каршылыкларын Аллаһы хөкеменә калдырырга кирәклеге турында язып калдырган.
Шәһре Болгарга юл тоткан сәхабәләр бабаларыбызга дини кануннарны ничек дөрес үтәргә икәнлекне генә аңлатып калмаганнар, килгәндә чалма, юл таягы һәм кара савыты белән килгәннәр. “Чалма ул – фани дөньядан мәңгелек тормышка күчәргә, Аллаһы Тәгалә белән очрашырга әзерлекне күрсәтә торган билге; юл таягы – тынычлык символы; кара савыты – гыйлемлелек билгесе”, – дип аңлатты Рөстәм хәзрәт.
Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин очрашу кунагына борынгы татар шәмаиле бүләк итте. Рөстәм хәзрәт әлеге тарихи ядкярнең Ислам мәдәнияте музеенда үз урынын табачагын ышандырып, бу кадерле истәлекне табып китергән шәкерткә зур рәхмәтләрен ирештерде.
Читтән торып уку бүлеге шәкертләренең буш вакытлары бик файдалы үтте. Тел гыйлеменә, татар халкы һәм Татарстан тарихына багышланган лекцияләрне Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы доценты Илһам хәзрәт Фәттахов һәм мәдрәсәбез мөгаллиме, тарих фәннәре докторы Наил Таиров укып китте. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Халкыбыз тарихында, узган юлында сизелерлек эз калдырган шәхесләр хакында күбрәк белергә, аларның яшәү рәвешен, идеалларын аңларга тырышуыбыз табигый. Игелекле гамәлләр кылган, милләт, халык мәнфәгатьләрен алга куеп фидакарьләрчә көрәшкән бөек затлар онытылмый, соклану, горурлану уята. Уйландыра, игелекле гамәлләр кылырга рухландыра”, – диде Наил хаҗи шәкертләр каршында чыгыш ясап.
“Милли тормыш һәм дин” темасына фикер алышуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәис урынбасары Марс Тукаев катнашты. Ул ел саен уздыру гадәткә кергән татар имамнары форумы эшчәнлегенә тукталды. Шулай ук эшмәкәрләр, татар авыллары тарихын язучылар, дин әһелләре белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Очрашу ахырында һәрбер шәкерткә истәлек бүләкләре – "Казан утлары" журналының Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап чыгарылган чыгарылышы, "Идел" журналының Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында язылган саны һәм "Милләт" нәшриятында дөнья күргән "Казан татарлары. Казанские татары" (авторы Пётр Знаменский) китапчыгы тапшырылды. Кичке буш вакытларда мәдрәсәбез остазы Тимур хәзрәт Ибраһимов чалма чалу буенча мастер-класс күрсәтте.
Яшь тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Казанның Яңа бистә тарихы турында сөйләде, сакланып калган һәм юкка чыккан архитектура һәйкәлләре турында мәгълүмат биреп, аларның фотоларын күрсәтте, Яңа бистәгә багышлап эшләнгән презентация белән таныштырды. Мәдрәсәбезгә килеп, Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире Нияз хәзрәт Сабиров үрнәк вәгазь укыды һәм суфичылык тарикатьләре турында сөйләде. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин авылларда имам-хатыйб, мәзин булып эшләүче шәкертләр белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Фәрид Мифтахов, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин милли оешмалар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Татар милли гореф-гадәтләрен саклап калу буенча фикер алышулар, сорауларга җавап бирү булды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин мәчеттә укытулар оештыру өчен программалар белән таныштырды. Ике атна җомгасында ике күренекле вәгыйзь Рөстәм хәзрәт Ясәвиев һәм Рамил хәзрәт Бикбаев вәгазь сөйләп, шәкертләр каршында җомга намазын укытты.
Мәдрәсәбездә үткән күркәм очрашулар, дәресләр, җомга намазлары читтән торып укучыларның күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.
Нияз хәзрәт САБИРҖАНОВ,
мәдрәсәнең тәрбия эшләре буенча мөдир ярдәмчесе,
ТР МДН Матбугат хезмәте