26 гыйнвар көнне Югары Ослан мөселманнарының район мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы оешмасының беренче жыелышы булып узды. Бу чара район үзәк мәчете бинасында үткәрелде. Җыелышта Республика Диния нәзәрәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Югары Ослан Аксакаллар шурасы рәисе Тимур хәзрәт Ибраһимов, имам-мөхтәсиб һәм чакырылган имамнар катнаштылар.
Әлеге чара Корьән аятьләрен укып дога кылу белән башланды. Айрат хәзрәт Аксакаллар шурасының 2016 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, 21 декабрь 2016 елда Татарстан Президенты раслаган рәсми "Зиратларны тәртипкә китерү" хаты белән таныштырып үтте. Район мөхтәсибе Гали хәзрәт һәм чыгыш ясаучылар зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга игьтибарны арттыру турында әйтеп уздылар. Җыелыш Вахит авылы имамы Марат хәзрәткә мөхтәсибәт чараларында актив катнашканы һәм туган көне хөрмәтеннән бүләк , өйлә намазы һәм төшке аш белән тәмамланды.