«Ярдәм» дәвалау-укыту үзәгендә белем алучы күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләр узган җомгада Казандагы Кариев исемендәге театрга барып, «Улыбыз өйләнә, ә без аерылабыз» дигән спектакль карадылар. Бу күркәм әсәр беркемне дә битараф калдырмады, диясе килә, чөнки анда “йөрәктәге-йөрәккә” дигән хисләр өермәсен хәтта күзләре күрмәгән, хәтта татар булмаган кешеләр дә аңларлык иде. Спектакльдән залдагы кешеләр үзләренә гыйбрәт алып, андагы уңай геойлардан үрнәк алырга, тискәренә ошамаска кирәк дигән нәтиҗә ясагандыр.
21 гыйнварда башланган курслар тәмамланырга әле шактый ара бар, димәк, күрмәүчеләр башкалабыз Казандагы башка театрларга да йөри алачак, дигән сүз бу.