26 гыйнварь көнне ТР МДН баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Иске Ибрайның 1нче мәчетендә булды. Иске Ибрайга килүенең төп сәбәбе - Габделхак хазрәт Саматовның туган авылын зиярат кылу иде.
Мәчеттә Иске Ибрай халкына, килгән кунакларга әхлак тәрбиясе, ислам динендә бердәмлек, булганына шөкер итү, канәгать булу кебек темаларга вәгазь-насыйхәт сөйләде. Очрашуга Аксубай районы имам-хатыйплары, төрле өлкәдәге җитәкчеләр, авыл халкы, балалар килгән иде.