Бүген Галиев мәчетендә “Хәләби сәгыйр” китабы буларак билгеле “Мохтәсар гөнйәт әл-мүтамәлли шәрех мүнйәт әл-мүсалли” буенча дәресләр дәвам итә. Укулар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узган атнада башланып киткән иде.
Дәресләрне Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди гарәп телендә алып бара. Укулар һәр дүшәмбе саен ястү намазыннан соң гарәп телен белүче имамнар өчен уздырыла. Китапның авторы шәех Ибраһим ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим Әл-Хәләби. Бу хезмәттә намазга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә.