Бүген мөфтинең сәфәре Кукмара муниципаль районы башлыгы, шәһәр тибындагы Кукмара бистәсе башлыгы Сергей Димитриев белән очрашудан башланды. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев катнашты.
Әлеге рәсми чарада дин әһелләре җирлек башлыгы белән райондагы дини вәзгыять, мөселманнар тормышы, дини корылмалар хакында фикер алыштылар.
Кукмара районы мөселман мәхәлләләре саны буенча республикабызда иң алдынгылардан санала: биредә 75 мәчет эшләп килә. Районда иске мәчетләрне төзекләндерү бара, яңаларын салу өчен проект эшләре барлана.
Район җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң мөфти имамнар җыелышына юл тотты. Анда мөфти җирлектә эшләүче дин әһелләре белән агымдагы елда оештырылачак дини чаралар, имамнарның эшчәнлеге һәм башкалар турында сөйләште.
Җыелышка кадәр һәр имамга ТР МДН нәшер иткән Коръәннең яңа басмалары бүләк ителде.
Җыелыш Коръән укып, дога кылып башланып китте. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт авыл имамнарына динебез өчен тырышуларын ассызыклап рәхмәтен белдерде, 2017 елда нәзарәт тарафыннан башкарылачак эшләр хакында әйтеп, нәсихәтләрен җиткерде.
Ул авыл имамнарына мәзхәб төшенчәсен аңлатты, имам Әбү Хәнифәнең рухи мирасы хакында җиткерде. “Безнең мәзхәб дүрт хокукый мәктәпнең берсе, нигезле мәктәп. Хәнәфи мәзхәбе хакында күп сандагы хезмәтләр язылган. Имам Әбү Хәнифә исә үзенең бер хезмәтендә фәтвәләр һәм дини-хокукый гыйлем һәр мөселман өчен зур әһәмияткә ия булуы турында язган”, - дип сөйләде. Шунда ук ул имамнар өчен әһәмиятле булган дини сорауларга җавап бирде.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт бүгенге җәмгыятьтә әхлак мәсьәләләре торышы, дин мәсьәләләрен кайгырту, мөселманнарның бердәмлеге хакындагы фикерләрен җиткерде. Имам-мөхтәсиб җирлектә алып барылган дини эшләр белән таныштырды. Шулай ук кайбер имамнарга “Хозур” нәшрият йорты китаплары белән бергә рәхмәт хатларын тапшырды.
Нәзарәт вәкилләре өйлә намазын “Хәйрия” мәчетендә укыдылар, аннары мөфти биредә намазга җыелган халык белән аралашты, авыл кешеләренең сорауларына җавап бирде.