Кичә Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров ябык типтагы 1нче Раифа махсус һөнәри училищесындагы яшүсмерләр белән очрашты. Мәгълүм булганча, ул җинаять юлына баскан, тәрбия таләп иткән балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус укыту-тәрбия учреждениесе булып тора. Нияз хәзрәт яшүсмерләр белән әхлакый әңгәмә корды һәм дин, тарих өлкәләренә кагылган сорауларга җавап бирде.
Очрашуда катнашкан Рус география җәмгыятене вәкиле Рөстәм Гыйлметдинов исә тыңлаучылар хозурына “Вера” документаль фильмын тәкъдим итте. Әлеге фильм Аллаһка ышануның әһәмияте турында бара. Анда татар халкының төрле өлкәләрдә танылган шәхесләре үзләренең фикерләре белән уртаклаша. Әлеге очрашу азагында җырчы Динар Шәймарданов үзенең мөнәҗәтләрен дә башкарды.