Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышу ниятеннән Саба районына сәфәр кылды. Мөфти Камил хәзрәтне һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинны имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт Әхмәтшин 1841 елда төзелгән тарихи җәмигъ мәчетендә каршы алды.
Бүгенге көндә Сабада 45 мәхәллә теркәлү узган. Дүрт иман йорты төзелеп килә. Шуларның берсе Сабаның үзәгендә салына. Даими рәвештә мөхтәсибәт тарафыннан дини укулар, чаралар оештырылып килә. Бүген очрашу вакытында да имам-мөхтәсиб белдерү ясап, мөселманнар тарафыннан бу атнада чаңгы ярышлары оештырылуы хакында җиткерде. Айнур хәзрәт сүзләренә караганда, Сабада исерткеч эчемлекләр бары тик харам кибетләрендә генә сатыла. Гадәти кибетләргә йөрүчеләр, балалар өчен дә бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора.
Мөфти тарихи мәчеттә уздырылган район имамнары җыелышында катнашты. Әлеге җыелышта Саба дин әһелләре Камил хәзрәтнең мөфтилеккә кандидат булуын яклап тавыш бирделәр.
Бабаларыбыз күп белгән, чөнки алар гыйлем ияләрен өйрәнгән...
Камил хәзрәтнең Коръән укуы һәм имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт Әхмәтшинның дога кылуы белән башланып киткән җыелыш, нигездә, халыкны кызыксындырган дини сорауларны ачыклаудан торды.
Мөфти хәзрәтләре үзе үк мәчеткә йөрүчеләр хәзрәтләргә еш бирә торган мәсьәләләрне аңлатты, хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләрен җиткерде:
- Аллага шөкер, китапларыбыз күп. Хәнәфи мәзхәбенә кагылышлы да көчле китаплар язылган. Безнең мәзхәбебездә шундый бер кагыйдә бар, без иң беренче чиратта аятькә карыйбыз. Чөнки иң мөһим дәлил – ул аять. Аннары мутаватир хәдискә карыйбыз. Мутаватир хәдис ни дигән сүз? Ягъни, аны күп кеше китерә. Алар күп кешеләр тарафыннан тапшырылган хәдисләр. Уннан да ким түгел. Аннары бер кеше китерә торган хәдискә карыйбыз. Андый хәдискә аять аша мәгнә бирәбез. Шулай итеп, төрле сорауларга җавапны дәлилләр белән китерәбез. Ул чакта фикер каршылыгы бетә. Бабаларыбыз безнең күп белгән, чөнки алар гыйлем ияләрен күргән, алардан өйрәнгән. Имам Мәрҗани хәзрәтебез зур галим, аны бөтен дөнья таный. Әзһәрдә аның өч томлык гарәпчә китабын әле дә укыталар. Мисырда басыла ул, бездә юк. Муса Бигиев Мәккәдә дәрес биргән. Рәмзи Әл-Казани Мәккәдә билгеле галим булган. Мәртәбәле дәгъватчы Габдрәшит Ибраһимов, бөтен дөньяны йөреп, Япониягә кадәр барып җитә, беренче мәчетне салдыра. Аның мәчете юк инде хәзер, аның урынына төрекләр яңа мәчет төзетә. Бер гарәп галиме гомер буена шушы дәгъватчыбызны өйрәнгән, аңа багышлап китап язган. Шуның өчен гарәп кешесе төрекчәне, иске татарчаны өйрәнгән. Китапларны татарчадан гарәпчәгә күчергән. Галимнәребез бик көчле булган, аларның хезмәтләренә таянып без һәр мәсьәләгә карата җавап бирә алабыз.
Мөфти вәгазеннән соң имамнар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озату, никах уку, намаз уку тәртипләре һәм башка көнкүреш тормыш хәлләренә бәйле мәсьәләләрне Камил хәзрәт дини күзлектән чыгып аңлатты.
Саба имамнары да кушылды
Дини мәсьәләләргә кагылышлы җанлы фикер алышудан соң имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт сүз алды. Ул дүрт елга бер уздырыла торган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең корылтае хакында сөйләде, чираттагы корылтай якынлашуын искәртте.
- Дүрт ел үтеп китте, быел корылтайда мөфти хәзрәтне сайлау булачак. Шулай ук баш казыйны корылтайда сайлаячакбыз. Дүрт ел без Камил хәзрәт белән яхшы эшләп килдек. Бүген дә ул кыска гына вакыт эчендә үзенең гыйлеме белән күп сорауларны ачыклап бирде. Хәзер аның кандидатурасын мөфтилеккә тәкъдим итеп, тавышка куям. - диде.
Имамнар тәкъдимне бертавыштан хупладылар. Шулай ук Җәлил хәзрәтне баш казый вазыйфасына тәкъдим итеп тавыш бирелде, каршы чыгучылар булмады.
Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү бара. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр алардан гаризалар кабул ителә. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда карала.
Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфтилеккә бүгенгә көнгә кадәр Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара мөхтәсибәтләре тәкъдим иткән иде, бүген исә аларга Саба имамнары кушылды.
Җыелышта шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт Әюпов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев чыгыш ясады.
Очрашу республикабызга, туган җирләребезгә тынычлык, бәрәкәт теләп һәм дини эшләрне алып баруда ярдәм сорап дога кылынды. Дин әһелләре очрашуы җәмәгать булып өйлә намазын уку белән тәмамланды
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте