4 февральдә Азнакай шәһәренең Мәдәният йортында ир-атлар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырылды. Конкурс Коръәннең 28,29,30 нчы җүзләрен (өлешләрен) белүчеләр арасында үткәрелде.
Оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай район хакимияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Азнакай районы мөхтәсибәте, Шакировлар гаиләсе.
Конкурс бертуган Шакировлар инициативасы белән һәм әтиләре - милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакировка багышлап уздырылды. Әсләм Шакиров дистә еллар дәвамында район үсешенә зур өлеш керткән, зур хөрмәткә ия булган шәхес.
2003-16 елларда бертуган Шакировлар милли көрәш республика турнирларын уздырып килделәр, быел исә алар оештырган конкурс спортчыларны түгел, Изге Китапны белүчеләрне җыйды.
Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район мөхтәсибләре һәм башка мәртәбәле кунаклар булды. Катнашучыларны Коръәнхафизлар, ТР МДН Коръәнне өйрәнү бүлеге вәкилләре: Булат хәзрәт Мөбәрәков, Идрис хәзрәт Кыямов, Илнур хәзрәт Хәйруллин бәяләде.
Шунысын да әйтергә кирәк, катнашучылар барысы да татар телен белергә һәм республика мөхтәсибәтләрендә яшәүчеләр булырга тиеш иде. Татарстанның 19 мөхтәсибәтеннән - Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Казан, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман, Чистай, Ютазы районнарыннан Изге Китапны укый белүчеләр җыелды. Алар арасында иң яше 9 яшьлек ир бала иде.
Беренче урынга бүләк – олы хаҗга юллама, икенче урынга – гомрә хаҗына юллама булды. Өченче урынга чыккан шәкерт Азнакай районы башлыгы бүләгенә - ноутбукка лаек булды.
Җиңүчеләр.
Беренче урынны алучылар- Әлмәттән - Нияз Минсабиров, Түбән Камадан Эрнест Нәфыйков һәм Зәйдән Рамазан Идрисов.
Икенче урында - Әгерҗедән - Мөхәммәтгали Корбанов.
Өченчедә - Казаннан Инсаф Вәлиев.