Яңа келәмнәрдә намаз укыйсы килеп тора

06 февраль 2017 ел 13:27
Яңа келәмнәрдә намаз укыйсы килеп тора

Узган атнада Әлмәт үзәк мәчетенең ир-атлар намаз укый торган залына яңа келәмнәр җәелде. Мәчеткә бу бүләкне күп еллар элек Әлмәткә Таҗикстаннан килгән мөселман кардәшләребез ясады.

Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, келәмнәр мәчет ачылганнан бирле алыштырылмаган булган. Мәчет эшли башлаганга киләсе елда 20 ел тула. “Без инде күптәннән тузган келәмнәрне алыштырырга тели идек. Әмма ул бер дә очсыз тормый. Бу эшне башкарып чыгуны үз өстләренә алган таҗикларга рәхмәт яусын. Алар безнең мәчетебезгә йөриләр, күптәннән шәһәрдә яшиләр. Алар үзләре дә, Мәскәүдәге туганнары да мәчетебезгә файда итәргә телиләр”, - диде хәзрәт.

Намаз бүлмәсенең мәйданы 700 квадрат метр, берюлы биредә 1200дән артык кеше намаз укый ала.

“Келәмнәр ерактан кайтартылган. Алар бик сыйфатлы, күңелгә ятышлы яшел төстә. Аларны җәйгәч мәчет бөтенләй башка төсмер алды, яңа келәмнәргә утырып намаз укыйсы килә. Бу гамәл бик күп кешеләргә файда китерә торган хәйриячелекнең бик матур бер үрнәге. Ярдәм күрсәтүчеләргә Аллаһының әҗер-сабаплары булсын!”, - диде Фәһим хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана