Буа мәдрәсәсендә «Дини мәҗлесләр» темасына ачык дәрес узды

07 февраль 2017 ел 10:38
Буа мәдрәсәсендә «Дини мәҗлесләр» темасына ачык дәрес узды

5 нче февраль көнне Буа мәдрәсәсендә дини мәҗлесләр (корбан ашы, ифтар мәҗлесе, мәрхүмнәрне искә алу) уздыру буенча ачык дәресүтте. Ачык дәресләрне мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы - 1нче, 2нче, 3нче курс шәкертләре күрсәтте. Кичәне ир –атларда мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, ә хатын- кызларда укыту эшләре буенча директор урынбасары Радия Халирахман кызы алып барды. Чарада мәдрәсә коллективы, Буа район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа шәһәренең имамнары, районның танылган абыстайлары катнашты.

Дини мәҗлесләр халкыбызны Ислам диненә өндәүче, яшь буынны Ислам әхлагында тәрбияләүче, борынгыдан калган гореф – гадәтләрне саклаучы мөһим чара булып тора. Шул максаттан чыгып бүгенге көндә еш уздырыла торган дини мәҗлесләрнең рухи тормышыбызда тоткан урынын анализлап, аларны Ислам кануннары буенча ничек итеп дөрес үткәрергә кирәк икәне шәкертләр тарафыннан күрсәтелде.

Мәҗлес соңында, милләтебезнең рухи мирасы булган бәетләрне, мөнәҗәтләрне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру да безнең бурычыбыз икәнен искә алып, мөнәҗәтләр әйтелде. Үткәрелгән чаралар буенча фикер алышуларда, чакырылган хөрмәтле имамнарыбыз, абыстайларыбыз катнаштып, файдалы киңәшләрен бирделәр. Бу чара Корбан ашы белән мул табы артында изге догалар кылынып тәмамландылар.

Факиһә Сәлимова

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы