6 февральдә Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имамнарының утырышы узды. Утырышта мәхәллә эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайлауларына кагылышлы сораулар каралды.
Җыелышта имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдинов дини эшләр хакында чыгыш ясады.
Әлеге Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имамнары Татарстан мөфтие һәм баш казый вазыйфаларына кемне дә булса кандидат итеп тәкъдим итүдән баш тартырга карар кылдылар. Алар үзләренең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев эшчәнлегеннән канәгать булуларын белдерделәр.
Сөйләшүдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Президенты аппараты вәкилләре катнашты.