Күптән түгел Чистай авыл хуҗалыгы техникумында әхлак дәресе узды.
Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, перинаталь үзәкнең әйдәүче психологы Софья Хәсәнова, мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин студентлар белән әхлакый кыйммәтләр турында сөйләштеләр.
Күп нәрсәләр рөхсәт ителгән вакытларда үсеп килүче буында әхлакый нигезне ныгыту бик мөһим. Нәкъ менә әхлак тәрбиянең төп элементы булып тора.
Аралашу дустанә мөнәсәбәттә узды. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга җавап алдылар.
Шундый очрашуларны киләчәктә дә уздыру планлаштырыла.