Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Согуд Гарәбстанына килде. Эр-Рияд халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Олег Озеров, Эр-Рияд провинциясе Губернаторы принц Фәйсал бен Бандар, Согуд Гарәбстанынының Сәүдә һәм инвестицияләр министры, Россия-Согуд Гарәбстаны хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Мәҗед Әль-Кассаби каршы алды.
Иртәгә, 2017 елның 7 февралендә, Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеге белән очрашачак, аерым алганда, Ике Изге урын саклаучысы, Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд һәм Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Мәҗед Әль-Кассаби әфәнде һәм Фарсы култыгының Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Абделлатыйф бин Рашид Әль-Зәйяни әфәнде белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү турында фикер алышырга җыена.
Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре программасында тагын SALIC Согуд Гарәбстаны инвестицион компаниясе җитәкчелеге белән очрашу да билгеләнгән.
2017 елның 8 февралендә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрен Җиддә шәһәрендә дәвам итәчәк, анда Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәләре, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин һәм Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хаҗар белән очрашу көтелә.
Татарстан Республикасы делегациясе составында: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Дубайда Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов,Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сультиев, «АК БАРС» БАНК ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Сергей Афанасьев, «Казаньоргсинтез» ГАҖ генераль директорының коммерция буенча урынбасары Тимур Сультиев һәм башкалар.
ТР Президенты Матбугат хезмәте