Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында кече хаҗ кылды. Президент белән бергә әлеге олы гыйбадәтне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да башкарды.
Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан вәкилләре Согуд Гарәбстанының бары шәрәфле кунаклары гына керә торган Кәгъбә эченә дә керделәр.
ХАҖ
Хаҗ-исламның бишенче шарты. Ягъни, матди мөмкинлеге җиткән мөселман кешенең гомерендә бер мәртәбә булса да мөселманнарның Мәккәдәге изге йорты – Кәгъбәгә баруы фарыз.
Бу матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлһиҗҗә аенда Мәккәгә хаҗга барырга тиеш дигән сүз. Мәккә - мөселманнарның Гарәп ярымутравында урнашкан изге шәһәрләреннән иң әһәмиятлесе.
Хаҗ берничә төрле йоладан гыйбарәт: аңа ихрам (хаҗ киемнәрен) кию, Гарәфә көнендә Гарәфәт тавында тору, Кагъбәтуллаһны җиде мәртәбә әйләнү, Сафа һәм Мәрвә таулары арасында йөрү, таш ату, корбан чалу һәм башкалар керә. Хаҗ гамәлләре башкарыла торган һәр урын нинди дә булса тарихи вакыйга белән бәйле, хаҗ йоласының һәркайсының аерым мәгънәсе һәм тарихы бар.
Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә барлык кешеләр дә - хуҗа һәм хезмәтче, хөкемдар һәм гади кеше бертигез дәрәҗәдә була. Бай һәм ярлы ир-ат мөселманнар бертөрле кием кия, ягъни ике кисәк ак тукымага төренәләр.
Хаҗ иманлы кешеләргә Кыямәт көнен искәртеп тора, ягъни бу көнне барлык кешеләр дә Аллаһы Тәгалә каршына ялангач килеп басып, дөньялыкта кылган гамәлләре өчен җавап тотачаклар. Кыямәт көнендә кешегә аның чыгышы да, гомере буена туплаган мал-мөлкәте дә, җәмгыятьтәге урыны да ярдәм итмәячәк.
Хаҗ кылу һәр мөселманның тормышында мөһим вакыйга, гөнаһларның ярлыкануына ирешү, тормышыңны яңадан күзаллау һәм яхшыга таба үзгәртү мөмкинлеге ул.
Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл.
Гомрәнең гамәлләре өчәү: тәваф кылу (Кәгъбәтуллаһны 7 тапкыр әйләнеп чыгу), сәгый кылу (Сафа белән Мәрва таулары арасында 7 тапкыр үтү) һәм чәчне алдырып яисә кыскартып, ихрамнан чыгу. Олы хаҗда исә бу гамәлләрдән башка, Мина тарлавыгында булу, Гарафәттә тору, төнен Мөздәлифәдә куну, Минада яшәү, “шайтанга таш ату” йоласын үтәү, корбан чалу гамәлләре дә өстәлә.