Узган якшәмбедә Сабаның чаңгы базасында район мөхтәсибәте Саба җәмигъ мәчетенең 175 еллыгы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды. Ярыш сәгать 10 да башланып китте. Иртәнге якта термометр -30 градусны күрсәтсә дә, көндезгә таба көн җылына төште. Бу килгән халыкка да тәэсир итми калмады: һәркем стартка күтәренке кәеф, җиңү омтылышы белән басты. Чаңгы юлларыннан ерак түгел, Саба мәчете артында ярышта катнашучылар өчен учакта пылау пеште, табада коймак чыжлады. Иң башта балалар ярышты. Алардан соң 2 чакрымлы арага хатын-кызлар кузгалды. Ир-атлар стартка ахырдан китте.
Финишка соңгы чаңгычы килгәннән соң, җәмәгать бердәм булып мәчеткә юнәлде.
Биредә Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов призлы урын алучыларга грамоталар һәм акчалы сертификатлар тапшырды. Призлы урын алучылар: Сабадан Айдар Шәмсевәлиев, Әнисә Нәгыймова (1урын), Шәйхетдинов Илшат, Лесхоздан Рәсилә Галиева (2 урын),Сабадан Айдар Вәлиев, Мишәбаштан Алинә Гафиятова (3 урын), яшүсмерләр һәм балалар арасында беренче урын алучылар — Сабадан Ирек Билалов, Айрат Әхмәтвәлиев, Мишәбаштан Мөслимә Гафиятова. Ярышта каттнашучыларның иң өлкәненә 62, иң яшенә 7 яшь иде.Җәмәгать белән өйлә намазы укылганнан соң, спорт бәйрәме мул сыйлы табын артында дәвам итте.
Ильмира Галимуллина