Чистайның 1нче номерлы гимназиясендә интернет челтәренең файдасы һәм зарары хакында сөйләшү буенча брифинг узды.
Анда традицион дин вәкилләре, IT-куркынычсызлык буенча белгеч, хокук саклау органнары вәкилләре, психологлар чакырылган иде. Чистай мөхтәсибәтен “Энилэр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин тәкъдим итте.
Әлеге брифинг барышында укучыларны интернет челтәреннән куллаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр, төрле шикле сайтлардан сак булырга киңәш иттеләр. Алмаз хәзрәт Сафиуллин төрле экстретистик һәм террористик оешма вәкилләренең интернеттагы явыз ятьмәләре турында сөйләп узды.
Очрашу азагында яшүсмерләргә күпчелек вакытны виртуаль тормышта түгел, ә чынбарлыкта, реаль дуслар белән, күзгә-күз аралашып уздырырга киңәш иттеләр.