Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәр кыла. Мәгълүм булганча, ул Татарстан делегациясе составында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән рәсми сөйләшүендә һәм башка рәсми очрашуларда катнашты. Аннары Татарстан вәкилләре гомрә хаҗын кылды.
Бүген исә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Согуд Гарәбстанында яшәүче татарлар белән очрашты. Миләттәшләребез белән дин һәм мәгариф эшләре хакында фикерләштеләр.