Саба районы Иләбәр авылы мәчетендә Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт белән мәхәллә халкының очрашуы булып узды. Ошбу мәҗлестә мәхәллә халкы гына түгел, ә күрше мәхәллә имам-хатыйблары вә район имам-мөхтәсибе дә катнашты. Хәзрәтнең үтемле вагазен халык бирелеп тыңлады, ахырдан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар. Ахшам намазы белән башланып киткән чара күмәкләшеп ястү намазы уку белән тәмамланды.