Мөфти Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кыла

02 март 2017 ел 09:22
Мөфти Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кыла

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кыла. Мөфтине Балтач имам-мөхтәсибе , баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев каршы алды. Сәфәр Балтач районының Бөрбаш авылындагы пансионатны караудан башланды.

Бүгенге көндә 40 кешегә исәпләнгән пансионатны реконструкцияләү бара. Әлеге пансионат азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайларны тәрбияләү максатыннан төзелә. Проект пансионатта  бушлай яшәтүне, ашатуны һәм белем алуда ярдәм итүне күз алдында тота.

Мөфти белән бергә Балтачка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Совет районы мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәфәр кыла. Хәзрәтләрнең үзәк мәчеттә имамнар җыелышында катнашулары көтелә. Балтачта имамнар җыелышы һәр айның пәнҗешәмбе көнендә авыл хәзрәтләре, мөгаллим һәм мөгаллимәләр катнашында семинар итеп уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы