Югары Ослан имамнары язгы эшләрен барлады

03 март 2017 ел 11:01
Югары Ослан имамнары язгы эшләрен барлады

 1 март көнне Югары Ослан авылының "Салихҗан" мәчетендә мөхтәсибәт җыелышы булып узды. Бу җыелышта район мөхтәсибе Гали хәзрәт  17 апрель көнне булачак корылтайга Югары Ослан мөхтәсибәтеннән делегатлар тәкъдим итү,  зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга  игьтибарны арттыру турында искәртеп китте, мәчетләрнең җир һәм биналары буенча хокук язуларын төгәлләү  мәсьәләсе дә каралды. 

Җыелыш Кызыл Байрак  авылы имамы Тимур  хәзрәткә мөхтәсибәт чараларында актив катнашканы һәм туган көне уңаеннан бүләк тапшыру, өйлә намазы һәм  төшке аш белән тәмамланды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы