2 мартта республикага Венгриянең милләт үсеше министры Миклош Шестак җитәкчелегендәге делегация килде. Эшлекле сәфәрнең максаты – икеяклы хезмәттәшлеккә ирешү. Ике якка да энергетика, нефть табышы һәм химиясе өлкәсендәге эшчәнлек кызыклы була ала. Автомобиль җиһазлары җитештерү, төзелеш, торак-коммуналь хезмәт һәм энергия саклаучы технология куллану да перспектив юнәлешләрдән. Венгрия вәкилләре машина төзелеше эшләнмәләре һәм республиканың нефть химиясенә карата зур кызыксыну белдергән. Ә Татарстан венгер бизнесы республика җирлегендә логистик үзәкләр һәм транспорт инфраструктурасын барлыкка китерүдә катнашуын тели. Уртак хезмәттәшлек өчен авыл хуҗалыгы, азык-төлек, медицина, фармацевтика, аяк киеме җитештерү һәм җиңел сәнәгать тә уңышлы өлкәләрдән санала.
Эшлекле сәфәр кысаларында кунаклар Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән бергә алар Кол Шәриф мәчетендә дә булып киттеләр. Кунакларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин каршы алды һәм озатып йөрде.