Кукмара мәдрәсәсе шәкертләре дини белем алудан тыш төрле кызыклы мәдәни чаралар да оештыра. Шул чараларның берсе – хатын-кызлар төркемнәре арасында үткәрелеп килүче “Мөслимәләр бәйгесе” дип атала торган ярыш. Әйтергә кирәк, мондый бәйгеләр мәдрәсәдә ел саен үткәрелә, әмма җөп санлы елларда ир-егетләр командалары үз-ара ярышса, так санлы елларда хатын-кызлар төркемнәре арасында бәйге үткәрелә.
Ир-егет шәкертләр “Сәламләү” конкурсыннан тыш, гадәттә, Азан әйтү, Коръән уку, Вәгазь сөйләү, спорт ярышлары һ.б. шундый номинацияләрдә катнашса, “Мөслимәләр бәйгесенең” программасы үзгәрәк: быел хөрмәтле туташ-ханымнарыбыз үзләрен шундый номинацияләрдә сынап карадылар: “Таныш булыйк” конкурсы, ягъни команда белән таныштыру, Коръән уку буенча конкурс, “Остабикә” (чигү буенча ярыш), “Бишек җырын башкару”, “Тукмачбикә” номинациясе (иң оста итеп токмач кисүче команда), “Килен белән каенана” дип атала торган сәхнә күренеше (сценка) кую буенча ярыш.
2017 ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан күренекле татар дин галиме Галимҗан Баруди елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан бәйге программасына Г.Баруди шәхесенә, аның тормышына, эшчәнлегенә багышланган махсус бүлек тә кертелде: командалар шушы галимгә багышланган сорауларга җавап бирделәр.
Бәйге ахырында катнашучылар һәм күпсанлы тамашачылар алдында Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина, район имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Казан кунаклары – танылган дин әһеле Фәния абытай Җәләлиева һәм журналист Вәсилә ханым Рәхимовалар чыгыш ясап, конкурсның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үттеләр. Шулай ук махсус чакырылган иганәчеләргә дә сүз бирелде. Алар, рәхмәтләрен белдереп, барлык командалар вәкилләренә кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар.