5 мартта Кайбыч районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә авыл мөслимәләре арасында “Гыйбәдәте Исламия” китабы буенча әзерләнгән сораулар буенча ярыш оештырылды. Ярышта беренчелекне Чәчкаб авылыннан Шаһиева Регина, икенче урынны Олы Кайбыч һәм Кече Кайбыч авылы якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе Гайнуллина Илсинә Мөдәрис кызы, өченче урынны Борындык авылы якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе Гыймадиева Әлфия Госман кызы яулады.
Җиңүчеләрне затлы бүләкләр белән бүләкләделәр һәм һәрбер якшәмбе мәктәбе мөслимләрен дә ямле яз көннәре белән тәбрик итеп “Гыйбәдәте Исламия” китабы һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Аеруча Кошман авылы якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе Яруллина Мөслимә ханымга тәҗвид фәне буенча курслар алып баруы өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте һәм "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фонды ярдәмендә оештырылды.