Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Женевада (Швейцария) Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша.
Әлеге чара дөньяның хөрмәтле иҗтимагый-сәяси вәкилләрен җыя. Россиянең мөселман өммәте исеменнән Татарстан мөфтие катнаша. Мөфтинең Татарстанның динара һәм милләтара тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм бу тәҗрибәне таныту максатыннан сессия кысаларында үткәрелүче күп чараларда катнашуы, чыгышлар ясавы көтелә.
Халыкара чарада дөньякүләм җәмәгатьчелеккә Россиядәге һәм төбәкләрдәге вәзгыять, кеше хокукларын саклауда Россия кулланган адымнар хакында дөрес мәгълүмат җиткерү зур әһәмияткә ия.