Рухларына бер дога булсын...

07 март 2017 ел 10:50

Казан ислам институтының 3-4 курс студентлары  Казанның  Яңа татар бистәсендәге Татар зиратына җирләнгән мәшһүр дин әһелләрен зиярат кылдылар.

Шәкертләргә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров динебез үсешенә зур өлеш керткән, төрле чорларда гомер иткән хәзрәтләр хакында сөйләде. Аларның хезмәтләре, дөньялыкта кылган күркәм гамәлләре хакында җиткерде.

Шәкертләр Нияз хәзрәт җитәкчелегендә танылган татар дин әһелләре Шиһабеддин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Габделхәбир Яруллин, Сөнгатулла Бикбулатов, Габделхак Саматов һәм башкаларның каберләре янында мәшһүрләребез рухына багышлап Коръән укып, догалар кылдылар.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана