Кайбычта имам-хатыйблар ярышты

14 март 2017 ел 10:59

13 март көнне  Кайбыч районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә пенсия яшендәге авыл имам-хатыйблары арасында “Гыйбәдәте Исламия” китабы буенча әзерләнгән сораулар буенча ярыш оештырылды. Ярышта беренчелекне Чүти авылы имам-хатыйбы Вилданов Рәшит хәзрәт, икенче урынны Олы Урсак авылы имам-хатыйбы Зарипов Рафыйк хәзрәт, өченче урынны Мөрәле авылы имам-хатыйбы Гыйбадуллин Галимулла хәзрәт яулады.

Җиңүчеләрне затлы бүләкләр, мактау грамоталары  белән бүләкләделәр. Һәрбер имамга түбәтәй һәм  “Гыйбәдәте Исламия” китабы да  бирелде. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте һәм  Ислам мәдәниятенә, мәгарифенә һәм фәненә ярдәм итү фонды ярдәмендә оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана