string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17130.html"
14.03.2017 11:47

Җир йөзендә булган барча нәрсәләр дә парлы, Адәм балалары да парлы булырга тиешләр. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): « Һәрнәрсә парлы, Аллаһ бер Үзе генә ялгыз,»; «Өйләнегез, балалар тудырыгыз, чөнки мин Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән башка өммәтләр каршында мактаначакмын», — дигән.

Әмма бүгенге көндә мөселманнар арасында үз парын табып, гаилә кору шактый катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара. Моның сәбәбе нидә? Аллаһы Тәгаләнең әмерен, Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәтен үтәргә адәм балаларына нәрсә комачаулый? Гаилә корырга теләүче мөселманнарга ничек ярдәм итәргә?

15 март көнне иртәнге сәгать 9 да Казанның Гаилә мәчетендә шәһәрнең атаклы яучылары, психологлар, журналистлар бер өстәл артына утырып, шушы сорауларга җавап эзләячәк, тәҗрибә уртаклашачак. Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара. Түгәрәк өстәл сөйләшүенә РФ Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе, атаклы абыстай Наилә ханым Җиһаншина, ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, «Сәгадәт» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Фәнияр Шәкүров, «Өметлеләр» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Сафин, мәчетләр каршындагы таныштыру үзәкләре җитәкчеләре чакырулы.

***

Гаилә мәчетендә «Гаилә учагы» проекты кысаларында таныштыру үзәге эшләп килә. Тиң парын табарга теләүче һәм үзен мөселман дип санаучы 18 яше тулган егет яки кыз; ир-ат яки хатын-кыз (өлкәннәрнең яше чикләнми) “Гаилә учагы” төркеменә (vk.com/gailya_uchagi) яза яисә Нуршат хәзрәт Муллагалиев (https://vk.com/id74681486) белән элемтәгә керә ала. Сорауларны 8 937 002 10 74 (ирләр өчен) һәм 8 937 521 19 28 (хатын-кызлар өчен) телефоннарына шалтыратып бирергә мөмкин. Хезмәт бушлай күрсәтелә.