Мөфти Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары имамнары белән очрашты

14 март 2017 ел 14:14

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышында катнашты.  Очрашу “Нур-Ислам” мәчетендә уздырылды. Имамнардан тыш чарада “Госмания” мәдрәсәсе директоры Илсур Фатыйхов һәм шәһәр Башкарма комитеты  вәкиле Марат Сәлимгәрәев катнашты.

Татарстан мөфтие дин әһелләренә республика  мөселманнары тормышына кагылышлы хәбәрләр белән уртаклашты, вәгазь сөйләде. Хәзрәтләр белән бергә дин әһелләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикерләште, сорауларга җавап бирде.

Шулай ук ул мәчет каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге эшчәнлеге белән танышты. Биредә 30 лап бала шөгыльләнә. Алар арасында “Госмания” мәктәбендә белем алучылар да, шушы тирәдәге йортларда яшәүче балалар да бара. Дәресләрне тәҗрибәле остазлар алап бара, җомгадан башка барлык көннәрдә дә сабаклар була.

Бүгенге көндә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары мөхтәсибәте 7 мәчетне берләштерә, имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Зарипов. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана