Мәскәүдә хаҗ турында сөйләшү үткәрелде

15 март 2017 ел 11:08
Мәскәүдә хаҗ турында сөйләшү үткәрелде

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм «ДУМ РТ Хаҗ» программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Федерация Советында «Хаҗ миссиясе»нең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

2017 елгы хаҗга әзерлек буенча уздырылган әлеге утырышны Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов алып барды. Анда Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Россиянең «Хаҗ миссиясе» вәкилләре, Мөфтиләр шуралары, Диния нәзарәтләре рәисләре, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Утырышта хаҗга бару өчен виза алу, хаҗиларны Мәккәгә алып баруны оештыру һәм хаҗга кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.

Ильяс Умаханов билгеләп үткәнчә, быел Россиянең 20500 мөселманы хаҗ кыла алачак.  Шулай ук Россиядә яшәүче чит ил кешеләре өчен 1050 урын бирелгән. Согуд Гарәбстаны хакимиятләре белән берлектә Симферопольдән Мәккәгә яки Мәдинәгә туры чартер рейсларга рөхсәт алу буенча эш бара. Әлегә кадәр Кырым хаҗилары Мәккәгә Мәскәү яки Минводы аша гына бара ала иде.

Хаҗга юлламаның бәясенә килгәндә, утырышта катнашучылар аны 20 проценттан да күбрәккә арттырмау турындагы тәкъдимне хуплаган.

Быел Корбан Гаете 1 сентябрьгә туры килә. Хаҗилар Согуд Гарәбстанына август аенда җыела башлый.

gailya.ru

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы