Югары Ослан мәчетендә татар галиме Галимҗан Барудиның рухи мирасына багышланган чара узды

17 март 2017 ел 10:56

16 март  көнне Югары Ослан мәчетендә татар галиме Галимҗан Баруди хәзрәтләренә  багышланган кичә уздырылды. Бу кичәдә  район үзәк   китапханәсе хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, гимназия һәм урта мәктәп укучылары катнашты.

Кичә Корьән аятьләрен  уку белән башланып, китапханә хезмәткәрләренең  Галимҗан Баруди турында  чыгышлары,  район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншинның Ислам дине турында вәгазе  белән аралашып барды.

Кичәнең икенче өлеше укучы балаларның 2 төркемгә бүленеп, Галимҗан Барудиның тормыш юлына багышланган викторинада катнашуы белән дәвам итте. Иң зур балл җыючылар Югары Ослан гимназиясе укучылары булды. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар алдылар.

Беренче урында - Мусина Рәлинә һәм Мөхәмәтҗанов Динар, икенче урында - Алекперова Светлана белән Гарафутдинов Айзат, өченче урында  - Хәйруллина Ләйсән алды.  Барлык катнашучылар да бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге чара һәм викторина җәмәгать намазы уку һәм төшке аш  белән төгәлләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана