Нәзарәт төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр кору тәҗрибәсе белән уртаклашты

17 март 2017 ел 12:58
Нәзарәт төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр кору тәҗрибәсе белән уртаклашты

Бүген Казанда “Милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлауның заманча гуманитар тәҗрибәсе” Россиякүләм фәнни-гамәли конференция ачылды. Конференциянең пленар утырышында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, фән эшлеклеләре, Казан рухи семинариясе вәкилләре катнашты.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күптөрле конфессияләр яши торган Татарстан җирлегендә милләтара һәм динара дустанә мөнәсәбәтләр корудагы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Конференция кысаларында бүгенге җәмгыятьтәге конфликтларны ачыклау һәм алар белән идарә итү; югары гуманитар технологияләр, гражданнарның җәмгыяви институтларын үстерүдә гуманитар тәҗрибәләр роле һәм башка сораулар карала.  

Конференцияне РФ  Иҗтимагый палатасының милләт һәм динара мөнәсәбәтләр медиациясе буенча эшлекле төркеме, ТР Иҗтимагый палатасы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының  Социаль фәлсәфә  фәнни-тикшеренү институты оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы