Россия ислам институты фәнни-мәгариф һәм әдәби эшчәнлеккә ярдәм итү буенча автоном коммерцияле булмаган “Партнер” оешмасы белән берлектә «Современный мусульманский мир» халыкара фәнни журнал чыгарырга планлаштыра. Ул елга 4 мәртәбә электрон вариантта дөнья күрер дип көтелә.
Журнал исламның һәм мөселман дөньясы үсешенең төрле аспектларына багышланачак. Басмада ислам теологиясе, дини гыйлем, тел, мәдәният, икътисад темаларына мәкаләләр урын алачак. Шунысы мөһим: журнал Россия фәнни цитаталар индексы (РИНЦ) милли мәгълүмати-аналитик системасына кертеләчәк.