18 март көнне Аксубай районы “Юность” спорткомплексында мөселман яшьләре арасында волейбол ярышы үткәрелде. Биш район - Аксубай, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмәдән сигез команда катнашты.
Беренче урынны Аксубай-Шәрбән командасы, икенче урынны Яңа Чишмә районы командасы, өченче урынны Аксубай-Иске Ибрай командасы яулады.
ТР МДН көньяк өлеше казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хазрәт Зөфәров барлык уенчыларны котлады.