string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17181.html"
20.03.2017 11:48

18 мартта Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәтләр фестивале үткәрелде.  Фестиваль бишенче тапкыр оештырылды. Төрле районнардан һәм төбәкләрдән 150 мөнәҗәтче катнашты.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов сәламләве белән башланып китте. "Рухи мирасны саклап, балаларны дөрес итеп тәрбияләү һәр буынның бурычы. “Зәйтүнә” фестивале дә шул максат белән уздырыла. Бу чарада төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән, районнардан катнашучылар килүенә сөенәбез. Без бергәләр рухи кыйммәтләрне торгызабыз һәм яшь буынга матур үрнәк күрсәтәбез”, - диде ул.

Чарага әлеге фестивальгә нигез салган мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да килгән иде. Шулай ук Бөгелмә Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов катнашты.

Алты сәгать барган фестиваль "Ялгыз башкаручы" һәм "Ансамбль" номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан итү белән тәмамланды.