Әгерҗедә балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрелде

20 март 2017 ел 12:05

19 мартта Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында балалар арасында Коръән укучылары бәйгесе уздырылды.

Иллегә якын малай һәм кыз бәйгедә катнашыр өчен Әгерҗе шәһәреннән, Иж-Бубый, Тирсә, Чишмә, Кырынды, Хор.Ключ, Татар Шаршадысы, Яморза һәм Исәнбай авылларыннан килде. Аларны 4 яшь төркеменә бүлеп бәяләделәр. Иң яшь катнашучыга нибары 3 яшь иде.

Ир балаларның Коръән уку осталыкларын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең  Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм бүлек хезмәткәрләре Булат хәзрәт Мөбарәков белән Идрис хәзрәт Кыямов тикшерде.

Кызларны бәяләүче жюри әгъзалары булып Галләмова Әлфия (Әгерҗе), Корбанова Камилә (Чишмә) һәм Багаутдинова Миләүшә (Яморза) абыстай -апалары булды.

Бәйге бәйрәм рухында күркәм рәвештә үтте. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана