Мөселман яшьләре исламда донорлык мәсьәләсе хакында сөйләшергә чакыралар

21 март 2017 ел 11:34

23 мартта Казанның Галиев мәчетендә  мөселман яшьләренең чираттагы фикер алышу клубы була. Очрашу медицина өлкәсендә кеше органнарын һәм канны донорлыкка алу мәсьәләсәнә багышланачак.

Донорлык проблемасы Россиядә актуаль мәсьәләләрнең берсе: күп кенә каты авырудан интеккән гражданнар, шул исәптән мөселманнар өчен дә кан һәм органнарны күчереп утырту мәсьәләсе кискен тора. Шәригать моңа  каршы киләме? Россиялеләр һәм мөселман өммәте бушлай донорлыкка әзерме? Бу мәсьәләдә этик конфликтларга урын бармы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны шәригать һәм дөньяви күзлектән мөселман яшьләренең фикер алышу клубына килечүләр экспертлар белән бергә эзлиячәк. Очрашу турында тулырак мәгълүмат фикер алышу клубының социаль челтәрдәге рәсми төркемендә карый аласыз.

Чарага журналистларны да чакырабыз. Аккредитация узу өчен телефон номеры: 89172939706 (Резеда Закирова)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана