Бүген Казан федераль университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә «Дин гыйлеме - экстремизм һәм терроризмны булдырмый калуның бер алымы» темасына Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере оештырылды. Өч яклы сөйләшүдә Татарстан мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин (Казан), Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов (Мәскәү), Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллаһ Баиров (Симферополь) һәм журналистлар катнашты.
Үзенең сәламләү сүзләрендә Рафик хәззрәт республика мәчетләре каршында оештырылган курсларда уртача 30 меңләп кеше дини белем алуын һәм аларга 1200 мөгаллим сабак бирүен билгеләп үтте.
- Әлеге саннар Татарстанда дини мәгарифнең вәзгыятен һәм никадәр ихтыяҗга ия икәнлеген кузалларга ярдәм итә, - дип әйтте ул. - Шул ук вакытта ислам мәгарифе системасы белем бирү белән бер рәттән, идеологияне дә формалаштыра. Сер түгел, хәзер мөселман дөньясы авыр заманнар кичерә һәм бүтән илгә дини белем артыннан китүче кеше чит идеология ияртеп кайту проблемасы да бар, шуңа күрә Россиядә ислам мәгарифен үстерү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
Сөйләшү кысаларында Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясе проектында тукталды һәм аның базасында мөселман өммәте өчен магистрлар һәм докторлар әзерләнәчәген билгеләп үтте. Федераль проект булганга, биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар белем алачак, ләкин аларның саны чикле булыр дип көтелә. Яңа уку елында академиядә 20-30 кеше укыр дип планлаштырыла. Аларның 15се магистр программасы буенча белем алса, 5 докторлык урыны да каралган.
"Россия ислам институтының бурычы - академия өчен лаеклы абитуриентлар әзерләп чыгару һәм безнең уку йортын ябу турында сүз юк. Гомүмән әйткәндә, Болгар ислам академиясе - Россиядәге барлык ислам уку йортлары өчен студентларны әзерләү сыйфатын бәяли торган бер сынау ", - дип билгеләп үтте мөфти урынбасары.
Рафик Мөхәммәтшин видеокүпердә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның куренекле дин галимнәребезнең мирасын саклау һәм дәвам итү турындагы сүзләрен дә искә төшереде. "Моны ничек эшләргә? Бу сорау әлегә ачык кала, әмма Болгар ислам академиясе бу юнәлештә безгә ярдәмгә килер дип ышанабыз. Бүген, мәсәлән, Малайзия һәм Морокко илләрендәге югары уку йортлары белән уртак уку-укыту программаларын кертү турында сөйләшүләр бара һәм "икеләтә" диплом программасын булдыру да ниятләнә. 2017 елның сентябреннән дини мәгариф системасы яңа үсеш фазасына күчәчәк һәм яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк".
Мөхәммәтшинның сүзләрен Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллаһ Баиров та куәтләде: "Экстремистлар яшьләрнең дин турында элементар әйберләрне белмәүләре һәм үз традицияләре белән таныш булмаулары белән файдалана, шуңа күрә Россиядә ислам мәгарифен куәтләү бик мөһим. Без үзебез дингә өйрәтмәсәк, моны башкалар эшлиячәк. Ялган вәгазьчеләргә каршы торырга сыйфатлы дини белем һәм милли традицияләрне күзаллау ярдәм итәчәк дип саныйм. Кырым яшьләренең күбесе белемнәрен арттыру өчен Казанга китә, чөнки мәзһәбләребез һәм рухыбыз, тамырларыбыз бик якын".
Әлеге видеокүпер кысаларында катнашучылар чит илләрдә белем алу хакында да фикерләште. Рәфыйк Мөхәммәтшин бу уңайдан үзенең фикере белән бүлеште: "Чит илдә белем алу шулай ук бик мөһим, чөнки бездә арабистлар, туркистлар кебек белгечләргә кытлык бар. Ләкин моны идеологик карашлары формалашкан магистр яки докторлар башкарырга тиеш".
Видеокүпер журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.