Кызыл Байрак авылы имамы 126 тапкыр парашют белән сикерде

23 март 2017 ел 17:35
Кызыл Байрак авылы имамы 126 тапкыр парашют белән сикерде

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов  Казан шәһәре кадетлар мәктәбенең “Яшь десантчы“ хәрби-патриотик клубы кадетлары белән бергә 126 тапкыр парашют белән сикерде.

14 яшьлек 30 кадетның  бу - беренче сикерүләре, шуңа алар бер ай дәвамында махсус әзерлек курслары узды. Тәҗрибәле очучы яшь кадетларга үзенең кидәшләрен бирде, сорауларына җавап бирде һәм рухи ярдәм күрсәтте. Сүз уңаеннан, Тимур хәзрәт беренче тапкыр парашют белән 18 яшендә сикерә һәм үз мәктәбе янында җиргә төшә. "укучылар миңа парютны җыярга булышты", - дип исенә төшерде Тимур хәзрәт.

Кадетларны “Яшь десантчы“ клубы җитәкчесе Тәлгать Камалиев һәм  Танк училищесы җитәкчесенең рухи эшләр буенча ярдәмчесе Виталий атакай да җитәкләде. Киләчәктә оештыручылар мондый чараны барлык традицион конфессия вәкилләре катнашында уздыдырга планлаштыра. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы