Викториналар, кичәләр һәм парашюттан сикерү: мөхтәсибәтләр язгы каникулда баларны ничек сөендерде?

24 март 2017 ел 15:42

Мәктәп балаларының язгы каникулы вакытында Татарстан мөхтәсибәтләрендә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм аларны төрле яктан үстерү максатыннан күп кенә кызыклы чаралар  оештырылды.

Мәсәлән, Балтач мөхтәсибәтендә 20-21 март көннәрендә балалар арасында 9нчы мәртәбә Коръән һәм намаз уку бәйгеләре үтте. Коръән бәйгесенә беренче башлангыч 1994 елда Борбаш авылында салынган булса, 2008 елдан бирле ул Балтачның үзәк мәчетендә үткәрелә. Киләчәк буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну, мәхәббәт уяту, балаларга әхлакый тәрбия бирү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалауны максат итеп куйган әлеге конкурс 8 номинациядә узды һәм анда 34 мәчеттән 360 якын бала катнашты. Көн дәвамында күңелләрне сабыйлар тарафыннан укылган Коръән авазы тибрәтте. Бәйгедә җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, кунакларның һәрберсе бәйрәм табыны артында сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Чараны алып барган мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, бу чын мәгънәсендә Коръән бәйрәме булды. 

Бәйрәмнең икенче көне Балтач бистәсенең “Ислам нуры” мәчетендә дәвам итте. Бу көнге бәйге катлаулырак формада, балаларның ислам дине нигезләрен, намаз уку тәртибен камил белүе, аларның киенү, үзен әдәпле-әхлаклы тоту рәвешләрен бәяләүгә нигезләнгән иде. Жюри әгъзалары биргән сораулар Рашидә апа Исхакыйның “Намаз уку тәртибе”, “Гыйбадате исламия”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Камил Вәлиуллинның “Ислам тәрбиясе” китапларына, Җәлил хәзрәт Фазлыевның дәресләренә нигезләнеп төзелде. Анда 25 мәчеттән барлыгы 128 бала үзләренең намаз уку осталыкларын, дини гыйлемнәрен күрсәтте.

Балаларның язгы яллары вакытында Коръән бәйгесен үткәрү традициясен Чаллы мөселманнары да дәвам итте һәм һәр елдагыча зур бер бәйрәм булып узды. Республика күләмендә үтә торган чираттагы XXII Коръән уку бәйгесендә быел 12 шәһәр-районнан 140 бала катнашты. Шунысы игътибарга лаек, бәйгедә катнашучыларның яше "кечерәя" бара. Быел да мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме иң күп санлысы иде. Коръән бәйгеләре шулай ук Менделеевск һәм Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә зурлап уздырылды.

Бу көннәрдә Чаллы мәчетләренә балалар өчен экскурсияләр дә оештырылды. Чаллының 55 нче санлы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары “Нур-Ихлас” мәчете белән танышты. Балалар мәчет һәм ислам дине нигезләре турында бик эчтәлекле әңгәмә тыңладылар. Аны лаеклы ялдагы укытучы, мәчетнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хаҗи Түләков үткәрде. Балаларга гарәп язуы үрнәкләре дә күрсәтелде. Монардан тыш,  Сидоровка бистәсендәге «Ихлас» мәчете  Чаллы мөхтәсибәте каршындагы «Хәзинә» клубы белән берлектә  Алабуга шәһәрендә урнашкан ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр  белән очрашу үткәрде. “Хәзинә” клубы хезмәткәрләре белән бергә балалар сәләмләшү уены уйнады, мәчет белән таныштырды,  борчактан  төрле конструкцияләр  ясады.

Республика мәчетләре каршында рухи-сәламәтләндерү үзәкләр дә эшләде. 20-24 март көннәредә  Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәрнең үзәк мәчетендә “Сәлам” үзәген оештырды. Балалар биредә ислам тәгълиматы нигезләрен, гарәп алфавитын, изге Коръән сүрәләрен өйрәнде, төрле викторина һәм бәйгеләрдә катнашып зиһеннәрен үстерде. Дәресләр саф һавадагы уеннар белән бергә үрелеп барган.

Казанның "Гаилә" мәчете шулай ук  балалар өчен татарча-мөселманча үзәк оештырып җибәрде. Программада - Коръән, ислам дине нигезләре,әдәп-әхлак дәресләре, намаз уку тәртибен өйрәнү, иҗади дәресләр, мастер-класслар һәм татар шагыйрәсе белән бик кызыклы очрашулар булды. Түбән Кама шәһәренең мәктәп һәм гимназияләрендә башлангыч сыйныфларда белем алучы балаларның язгы каникулларын әдәп-әхлакка өйрәнеп һәм бергәләп күңел ачып уздырырга теләүчеләрне "Нур" мәчете шулай ук үзенә җыйды.

Көньяк-көнбатыш төбәге казыяте балалары Галимҗан Барудига багышланган викторинада катнашты. Бәйге Яшел Үзән районы Бакырчы авылында “Суфия” мәчетендә оештырылды. Балалар күренекле галимнең тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Яшьләр белән бергә бу атнада Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов 126 тапкыр парашют белән сикерде. 14 яшьлек 30 кадетның  бу - беренче сикерүләре, шуңа алар бер ай дәвамында махсус әзерлек курслары узды. Тәҗрибәле очучы яшь кадетларга үзенең кидәшләрен бирде, сорауларына җавап бирде һәм рухи ярдәм күрсәтте.

    

.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана