Татарстанда иң оста яшь вәгазьчене сайлыйлар

27 март 2017 ел 15:06

31 мартта Питрәчнең үзәк мәчетендә "Яшь вәгазьче" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше була. Быелгы конкурсның республика турына барлыгы 30 конкурсант катнашты. Алар арасында: Азнакай, Саба, Лениногорск, Арча, Кукмара, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Чистай, Әлмәт районнары, Казан шәһәренең Совет районы яшьләре, "Мөхәммәдия", "Буа", "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре. 

Билгеле булганча, конкурста имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала иде. Конкурс темалары:

Конкурс темалары:

1: Исламда мәзәкләр

2: “Теләмә, ә эшлә”

3: Психология һәм ислам

4: Гонаһның чиге кайда?

5: Ислам динендә канәгать булу

6: Ислам – уйлаучылар дине

Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана