Татарстан мөфтие туры эфирда "Татарстан-24" телеканалы тамашачылары сорауларына җавап бирде

28 март 2017 ел 13:30
Татарстан мөфтие туры эфирда "Татарстан-24" телеканалы тамашачылары сорауларына җавап бирде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин туры эфирда "Татарстан-24" телеканалы тамашачылары сорауларына җавап бирде. Эфир барышында Европада яшьләрнең радикальләшүе мәсьәләсе дә күтәрелде. "Женевада Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясе вакытында без традицион диннәргә янаган куркынычлар һәм аларга каршы тору юллары хакында фикер алыштык. Хәзер без Европа илләрендә мөселманнарның хокукларын кысуны күрәбез, тик шул ук вакытта Якын Көнчыгыш илләрендә христиан дине тарафдарларын кимсетү турында да сөйлиләр. Әлеге күренешләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә һәм кая гына булсак та дин мәсьәләләренә җитди карарга кирәк. Европада дингә кереп кенә баручы яшьләр бик күп һәм аларны радикальләшүе күп вакытта төпле дини нигез булмаудан килә. Шулай ук исламофобия  һәм җәмгыятьтә төрле ысуллар белән мөселманнар хакында тискәре фикер уяту пропагандасы да үз ролен уйный", - дип саный Камил хәзрәт.

Очрашу барышында шулай ук «Дин гыйлеме - экстремизм һәм терроризмны булдырмый калуның  бер алымы» темасына үткәрелгән Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере нәтиҗәләре турында да сөйләштеләр.

- Без әлеге форматка беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итмибез. Диния нәзарәтенең эшчәнлегендә дә дини мәгариф өлкәсе мөһим урын алып тора. Безнең тарафтан бу өлкәгә караган күпсанлы проектларны тормышка ашыруыбыз дәлил булып тора, - әйтте Камил хәзрәт. - Аерым алганда, методик берләшмә булдырылды, “Урта һөнәри дини белем стандартлары”н, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен бердәм уку әсбабы әзерләнде, Болгар ислам академиясе төзелеп килә.

Тамашачыларны шулай ук мөфтигә дини өлкәгә караган күпсанлы  сорауларын да бирә алды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы