Мәчет каршында дини белем алучылар өчен “Ислам дине нигезләре” дигән яңа китап дөнья күрде

28 март 2017 ел 16:49
Мәчет каршында дини белем алучылар өчен  “Ислам дине нигезләре” дигән яңа китап дөнья күрде

Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Ислам дине нигезләре” дигән яңа китап бастырып чыгарды.  Ул “Мәчетләр каршындагы курсларда  дини тәрбия бирү буенча программа” өчен бердәм уку әсбабы булып тора. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кереш сүзе белән ачыла. Камил хәзрәт ислам динендә гыйлемгә шактый мөһим урын бирелүен билгеләп үтә һәм гыйбадәткә, ахирәткә әзерлүнәгә чакыра торган белемгә өнди. “Татарстан Республика мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән әлеге китап милләттәшләребезгә ислам динен өйрәнүдә ярдәмлек булыр, дип ышанабыз”, - дип билгели Камил хәзрәт.

 Китап гакыйдә, фикъһ, ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Әлеге хезмәт ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрнең гозерләрен исәпкә алып, ислам тәгълиматы нигезләрен гади һәм аңлаешлы  итеп ирештерүне максат итеп куя. Әсбапның гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбенә туры килгән, Әл-Матуриди юнәлешенә муафыйк рәвештә яктыртыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы