Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Ислам дине нигезләре” дигән яңа китап бастырып чыгарды. Ул “Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү буенча программа” өчен бердәм уку әсбабы булып тора. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кереш сүзе белән ачыла. Камил хәзрәт ислам динендә гыйлемгә шактый мөһим урын бирелүен билгеләп үтә һәм гыйбадәткә, ахирәткә әзерлүнәгә чакыра торган белемгә өнди. “Татарстан Республика мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән әлеге китап милләттәшләребезгә ислам динен өйрәнүдә ярдәмлек булыр, дип ышанабыз”, - дип билгели Камил хәзрәт.
Китап гакыйдә, фикъһ, ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Әлеге хезмәт ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрнең гозерләрен исәпкә алып, ислам тәгълиматы нигезләрен гади һәм аңлаешлы итеп ирештерүне максат итеп куя. Әсбапның гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбенә туры килгән, Әл-Матуриди юнәлешенә муафыйк рәвештә яктыртыла.